Район башлыгы поселок халкы белән очрашты

2016 елның 13 феврале, шимбә

Поселок җирле үзидарә рәисе Райнур Нотфуллин үз чыгышында 2015 ел дәвамында башкарылган эшләр, хәл итәсе мәсьәләләр белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина халыкның үзмәшгульлеген тәэмин итү, шул максатка юнәлдерелгән дәүләт программалары турында чыгыш ясады. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалинв хокук саклау өлкәсендә башкарылган эшләр, җинаятьчелекне кисәтү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләде. Район башлыгы Сергей Димитриев район күләмендә башкарылган эшләр, быелга планнар белән таныштырып, халыкның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International