Кукмара 4нче урта мәктәбе чаңгы трассасында “Россия чаңгысы-2016” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Бистәбездә, авылларда яшәүче спортчылар да мондый төр ярышлардан читтә калмадылар. Мәктәп укучыларыннан алып, муниципаль хезмәткәрләр, җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Ярышка килүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде.