Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, “Исемеңне данлый Туган ил!” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында 2 нче сыйныф укучылары Диләрә Хәсәнова һәм Ясминә Гайфетдинова шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Укучылар шулай ук зур кызыксыну белән “Гасырларда калыр батырлык” дип исемләнгән, язучының тормышына багышланган фильм карадылар.