Татар-Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова, югары сыйныф укучылары өчен, “Сезгә моны белергә кирәк” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Наркоман колына әверелмәс өчен нишләргә, әлеге авыру ниләр китереп чыгара һәм башка бик күп сорауларга җавап алынды. Китапханәче укучыларны “Наркотик колы булма” дип исемләнгән китап, газета-журналлар күргәзмәсе белән таныштырды.