Вахитов исемендәге хуҗалык белгече Мөнирә Корбанова “Татарстанның атказанган зоотехнигы” дигән исемгә лаек булды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

“Казан ярминкәсе” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Узган елгы эш нәтиҗәләре һәм “Татарстан-2030” Стратегиясе кысаларында агымдагы елга булган мәсьәләләргә багышланган утырышта район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин һәм башкалар катнашты. Вахитов исемендәге хуҗалыкның зоотехник-селекционеры Мөнирә Корбановага “Татарстанның атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International