Район мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Район мәшгульлек үзәгендә “Мастер Профи” җәмгыяте психологлары белән берлектә югары һәм урта һөнәри белемгә ия булган эшсез гражданнар белән дәресләр үткәрелде. Аларның төп темасы эш бирүче белән сөйләшүгә багышланып, әлеге әңгәмәгә әзерләнү, үзеңне тоту кагыйдәләре, нинди сораулар бирү, эш бирүченең сорауларына ничек җавап кайтару кебек мәсьәләләр яктыртылды. Шулай ук яңа эшкә урнашкач, стресс хәлен ничек җиңү турында сүз булды. Дәресләр барышында эшсез гражданнарга үзләренең максатларын төгәлрәк аңларга ярдәм итә торган гамәли заданиеләр һәм тестлар бирелде. Алар эш эзләү, резюме төзү, үзеңне тәкъдим итү күнекмәләре дә алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International