Зур Сәрдек авыл җирлегендә туып-үскән, хәрби хезмәтне Әфганстан җирендә узган егетләр Чишмәбаш клубына очрашуга җыелдылар. Күңелләрдән китми торган утлы истәлекләр, яуда калган дуслар искә алынды. Мул сыйлы табын артында, мәдәният хезмәткәрләренең матур чыгышларын тамаша кылып, егетләр хәтер яңарттылар. Очрашуны оештыруда матди ярдәм күрсәткән җирлек башлыгы Фәнис Фәттаховка, барлык катнашучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Рәмзия Хөсәенова хәбәре