Кукмаралылар Казанда кәгазь самолет очырып кайттылар

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Мәктәп укучылары арасында кәгазь самолетлар очыру буенча икенче республика чемпионаты узды. Әлеге чарада районыбыз командасы да катнашты. Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ядегәр, Зур Кукмара, 3нче урта мәктәп укучылары “Төгәллек” һәм “Ераклыкка очыру” номинацияләрендә көч сынашты. Илһам Гыйләҗев (3нче мәктәп) “Төгәллек” номинациясендә - икенче, Салават Усаманов, Ислам Хәсәновлар (Ядегәр мәктәбе) “Ераклыкка очыру”да икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Ядегәр мәктәбе укучылары командасы чемпионатның өлкән яшь төркемендә беренче урынны алды, диплом һәм кубок белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International