Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә, укытучы Зөлфия Ибәтуллина җитәкчелегендә, икенче сыйныф укучылары белән Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган "Батырлык дәрес"ләре уздырылды. Китапханә мөдире Наилә Шакирова әзерләгән шагыйрь турындагы презентацияне һәм документаль фильмны укучылар зур кызыксыну белән кабул иттеләр. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, китап күргәзмәсе оештырылды.
Рәмзия Хөсәенова хәбәре