Купка авылы китапханәчесе Рахилә Йөзмөхәммәтова, 8 нче сыйныф укучылары өчен, “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дип исемләнгән башваткыч уены үткәрде. Укучылар әдәбият, кино, китап темаларына багышланган сорауларга җавап эзләде, җиңүчеләр билгеләнеп, истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук уен-тамаша җыр-биюләр, нәфис сүз белән үрелеп барды. Китапханәченең эшләгән эшләренә багышлап презентация күрсәтелде.