Район башлыгы үзәк дәваханә хезмәткәрләре белән очрашты

2016 елның 20 феврале, шимбә

Әлеге очрашу 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдиновлар да катнашып чыгыш ясады.  Шулай ук район үзәк дәвахәнәсенең баш табибы Равил Хәлиев, гинекология бүлеге җитәкчесе Илнар Вәлиев,  педиатр Фирдания Сәлаховалар эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Очрашу барышында һәркем үзен кызыксындырган сораулар белән җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International