15,16 февраль көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә, хәрби патриотик җырлар һәм герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган нәфис сүз бәйгесе узды. Җюри тарафыннан ике йөздән артык чыгыш каралды. Иң яхшы чыгыш ясаучылар “Лауреат” һәм “Дипломант” исеменә лаек булачаклар һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган Гала концертта катнашачаклар.