Зур Сәрдек авыл җирлегендә кышкы Спартакиада уздырылды

2016 елның 20 феврале, шимбә

Районда игълан ителгән "Спорт һәм яшьләр сәясәте" елы кысаларында, Зур Сәрдек авыл җирлегендә 13-февральдә кышкы Спартакиада уздырылды.Көн буена дәвам иткән ярышларда биш авылдан килгән чаңгычылар, волейболчылар, хоккейчылар, шахматчылар, теннисчылар, герчеләр, кул көрәштерүчеләр, гаилә экипажы белән чанада узышучылар, үзешчән сәнгать осталары көч сынаштылар. Ярышларны оештыручы хөкемдарларга да эш кызу булды. Күчмә кубок Зур Сәрдеклеләрдә калды. Ләкин, ярышларда катнашкан барлык командаларга да акчалата призлар каралган иде - ярышларның төп спонсорлары "Исток-агро" җәмгыятеннән Заһид Төхбәтов, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар булдылар.Кайнар чәй, хуш исле пылау да һәркем күңеленә хуш килде.Зур спорт бәйрәме бик оешкан төстә һәм күңелле узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International