“Кыңгырау” балалар бакчасына йөрүчеләр киез итек комбинатында экскурсиядә булды

2016 елның 21 феврале, якшәмбе

Шушы көннәрдә “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән  Кукмара киез итек комбинатыда экскурсиядә булып кайттык. Анда безне көләч йөз белән  Кисиль Ирина Юрьевна  каршы алды. 40 минутка  сузылган әлеге экскурсия бездә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды. 

Ирина Юрьевна итекнең ничек итеп әзерләнүе турында барысын да балаларга аңлаешлы итеп сөйләде. Салкын кышларда безне җылытучы әлеге итекләр  андагы эшчеләрнең күңел җылысы белән башкарылган зур хезмәт җимеше икән бит! Цехларда йөргәндә һәр эшнең ничек башкарылуы, станокларның эшләү тәртибе турында белдек. Комбинатта хезмәт билгеле тәртипкә салынган, эшчәнлек өчен уңайлыклар тудырылган, кул хезмәте мөмкин кадәр механикалаштырылган. Фабрикада җитештерелгән чигүле, мех белән бизәлгән итекләрнең төрледән-төрле булуларын күреп, таң калдык. Ирина Юрьевна безгә, балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга, үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде. Көнебез күңелле һәм файдалы үтте.

Шамил Михәйдәр улы Әхмәтшин җитәкчелегендәге киез итек-киез комбинаты коллективы тагын да югары үрләр яулар, дип ышанабыз. Без  аларның башкарган хезмәт җимешләре белән горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International