Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Гашыйклар көне уңаеннан “Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучыларга Изге Вәли көне, аның тарихы турында мәгълүмат бирелде. Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнен кадерен белергә кирәклеге әйтелде. Балаларның әлеге бәйрәм турында үз фикерләре тыңланды.