Казанда иҗат коллективлары катнашында “Vivat, Kazan!” дигән Халыкара фестиваль-конкурс узды. “Инструменталь башкару” номинациясендә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Трубада уйнаучы Тимур Гаптелганиев, Алмаз Әгъләмҗанов, Ильяс Сибгатуллиннар - беренче, саксофончы Илгиз Әфәндиев икенче дәрәҗә дипломнарга лаек булдылар.