2016 ел - Рәсәйдә кино сәнгате елы! Шул уңайдан Зур Сәрдек нәниләре белән очрашуга мультфильм геройлары Шрек белән Феона килделәр. Шрекны хатыны белән күргән балалар бик кызыксынып һәм гаҗәпләнеп төрле сораулар бирделәр, шаккатып торучылары да күп иде. Мәдәният йорты китапханәсендә менә шундый могҗиза булды.
Рәмзия Хөсәенова хәбәре