Зур Сәрдектә боз өсте аттракционы узды

2016 елның 23 феврале, сишәмбе

Зур Сәрдек бозында Ватанны саклаучылар көненә багышланган яңа тамаша булды: "Әкият" балалар бакчасына йөрүче илле бала һәм аларның әти-әниләре катнашында боз өсте аттракционы уздырылды.Саф һавада узган бу бәйрәмне тамша кылырга барлык авылдашлар җыелды.Тәрбиячеләр төрле уеннар, ярышлар оештырдылар. Музыкаль бизәлеш, серле төсле утлар белән ярдәм иткән өчен, балалар бакчасы коллективы мәдәният үзәгенә олы рәхмәтләрен җиткерә. Әкияти бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр әле.

Рәмзия Хөсәенова хәбәре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International