Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, 21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан “Иң татлы тел-туган тел” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Әлеге кичәдә “Туган тел” җыры башкарылды, шигырьләр сөйләнелде. Китапханәче укучыларны “Яңа китаплар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.