Кукмарага эш визиты белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков килде

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Поселокның Гафиатуллин урамында “Социаль ипотека” һәм “Тузган торакны бетерү” программалары кысаларында сафка баскан 21 фатирлы күпкатлы йортның фатир ачкычларын ияләренә тапшыру бүгенге көннең иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булгандыр, мөгаен. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры  Илдар Халиков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,  Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

-Кукмарага килгән саен сөенеп китәм. Биредә дә әле кайчан гына басу иде. Хәзер исә үзе бер шәһәрчеккә әйләнгән. Сау-сәламәт булып, яңа фатирларда исән-имин яшәргә язсын, - дип Премьер-министр үзенең изге теләкләрен ирештерде.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Кукмара металл-савыт-сабалар заводында булып, эшчәнлеккә уңай бәя бирде.

Район Мәдәният йортында оештырылган күргәзмә белән танышканнан соң, Илдар Халиков районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International