Юбилярны котлау

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Кукмара Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева  Түбән Үрәс авылында яшәүче   Әхмәтов Вәгиз Газизулла улын  90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президентының котлау хатын, район Башлыгының  Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде. Шулай ук юбилярны  социаль яклау  бүлеге начальнигы  Светлана Замалиева, җирлек башлыгы  Гөлсинә Гарифуллина  тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International