Табигать законнарын бозу очраклары турында хәбәр итсәң, акча бирелә

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында үткән елның 1 августыннан бирле табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында хәбәр итүче гражданнарны акчалата бүләкләү башкарыла. Табигатькә зыян салган конкрет кеше яки транспорт чарасын теркәп, закон бозу турындагы мәгълүмат тапшырган гражданнарны республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүләкли. Бу чараның максаты – табигатьне саклау законнарын бозуга каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьерлар эшкәртү

(гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез казып чыгару) фактларын теркәүдә булышкан гражданнарга 1500 сум күләмендә акча бирелә. Мондый системаны кертү төп көчне закон бозучыларны турыдан- туры ачыклау һәм җавапка тартуга юнәлдерергә ярдәм итәчәк.

Түләүләр Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан “2014-2020 елларда әйләнә-тирәне саклау, Татарстан Республикасының табигый ресурсларын яңадан җитештерү һәм куллану” дигән дәүләт программасы нигезендә һәм министрлыкка каралган финанс чаралары кысаларында түләнәчәк.

Закон бозучыларны теркәүдә ярдәм итү гариза рәвешендә электрон почта аша eco.siqnal@tatar.ru адресына министрлыкның интернет-приемные (кабул итү) http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm аша башкарыла яки гаризаны хәбәр итүче үзе закон бозу фактының видеоязмасы һәм фотосурәте белән бергә тапшыра ала.

Хәбәр итү буенча таләпләр һәм түләү тәртибе турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы сайтының eco.tatarstan.ru “Дәүләт экологик күзәтчелеге” бүлегендә: http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-qrazhdanam.htm  бирелгән.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International