Мамадышта инвалидлар арасында чаңгыда узышу буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Анда районыбызның “Аргамак” командасы уңышлы чыгыш ясады. Кукмарадан Валентина Борисова 2 чакрымга узышта беренчелекне яулады. 3 чакрым узышта Николай Анисимов (Югары Чура авылыннан ) – икенче, Валерий Николаев (Ош. Юмья), Илгиз Якуповлар (Сәрдекбаш) –өченче урыннарны алдылар.
Балалар арасында Сәрдекбаш авылыннан Илсинә Якупова 2 чакрым араны беренче булып узса, Кукмарадан Тимур Антипов та 3 чакрым узышта беренчелекне бирмәде. Чаңгы эстафетасында әлеге балалардан һәм Фәнзил Шакирҗанов (Сазтамак) торган команда өченче урынны яулады.