Китапханә яңалыклары

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, югары сыйныф укучылары өчен, “Һөнәрләр илендә” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Ул китапханәче һөнәре турында сөйләгәннән соң, презентация күрсәтте. Укучыларга һөнәрләр турында күп мәгълүмат бирелде. Китапханә дәресенең максаты: укучыларга һөнәрләр турында сөйләү, аңлату.

Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле катлам китап укучылар өчен, удмурт халкының мәдәнияте көне уңаеннан, “Эктон жыт” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.  Китапханәче килгән тамашачыга “Узы бора” дип исемләнгән удмурт фильмын тәкъдим итте. Кичә барышында җырлар, шигырьләр тыңланды, кызыклы уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International