Кичке уеннар элек- электән татар халкының иң матур, иң куркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь- яшел болыннар яшьләрнең шат авызларына, кумелгән. Кичке уеннарда жыр- бию, уен- көлке бер генэ минутка да тынып тормаган, җырлы- биюле түгәрәк уеннары, "Аулак өйләр", "Кичке уеннар", "Жыеннар" үткәрү булган. Монда халкыбызның "Назалы", "Биш парлы", "Чупләмле", "Борылдырыш", "Йөзек салыш" кебек уеннары уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер- берсе белән танышкан- кавышканнар, күрешкән- сөйләшкәннәр, вәгъдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган. Шул унайдан, Битлянгур авыл клубында элек- электән татар халкынның гореф- гадәтләре буенча үткәрелә торган кичке уен уткәрелде.