Киокусинкай каратэ буенча Казан шәһәре беренчелеге узды. Анда Киров, Ульян каласы, Казан һәм Кукмара командалары катнашты. “Ялкын” спорт клубында шөгыльләнүчеләрдән торган районыбыз командасы ярышта беренче урынны алды. Шулай ук 9 кеше – беренче, 8 кеше – икенче, 7 кеше өченче урыннар белән кайтты.
Әлеге турнир Пермьдә узачак Россия беренчелегенә сайлап алу иде. Россия беренчелегендә республика данын безнең районнан 4 спортчы яклаячак.