10 март көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова, 4 нче урта мәктәбенең 1 а сыйныф укучылары өчен, “Путешествие в страну Читалию” дип исемләнгән сәяхәт үткәрде. Укучылар китапханәдән ничек китап алырга, аны ничек сакларга кирәклегенә төшенде. Алар әкият геройларын танып белү, викторина сорауларына җавап эзләү белән мәшгуль булды. Сәяхәт ахырында укучылар үзләренә ошаган китап сайлап, аны вакытында китереп бирүне максат итеп куйды.