Кукмара районының Вахит авылы ир-егетләре 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга үзенчәлекле бүләк ясарга булган.
7 мартта Вахит мәдәният йортында авылның иң талантлы ир-егетләре сәхнәне үз кулларына алган – хатын-кызлар хөрмәтенә "Егетләр солянкасы" тамашасы әзерләгән. Тиңе булмаган җырлы-биюле, юмористик концерт-тамашада 20 ир-егет катнашса, аларның өч сәгатьлек чыгышын карарга 300ләп тамашачы җыелган.