Түбән Арбаш авылы китапханәчесе Римма Хисамова, язучы Фоат Садриевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан, киң катлам китап укучылар өчен “Тормышчан әсәрләр язучы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китап күргәзмәсе белән таныштырганнан соң, китапханәче укучыларны язучының әсәрләре белән якыннан таныштырды.