8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Гүзәл хатын-кызларыбызга багышлап, “ Язның шиңмәс гөлләре Сез, әни, апа, сеңелләр!”дигән бәйрәм кичәсе уздырылды. Кичәдә Аман-Оштарма авылының “ Авыл кызлары” һәм Березняк авылының “ Умырзая” командалары көч сынашты. Алар спортта да, сәнгатьтә дә, уңганлыкта да сыналдылар һәм барлык биремнәрне дә җиңеп чыктылар. Үзешчән сәнгать берләшмәсендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләре бәйрәм кичәсенә ямь өстәде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.