“Кыш озату” бәйрәме

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Югары Күзмис авылы китапханәчесе Валентина Тухтарова мәктәп укучылары өчен “Кыш озату” бәйрәмен үткәрде. Ул укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Чара барышында укучылар шигырь сөйләде, җырлар җырлады, табышмак сорауларына дөрес җавап бирде. Уеннарда да зур кызыксыну белән катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында сыйлану белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International