Ош-Юмья авылы китапханәчесе Зоя Хабарова, клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә, “Шулдыржыт” исемле яз бәйрәме үткәрде. Чараның максаты: гореф-гадәтләрне яңарту, аларны онытмыйча саклау. Бәйрәмдә “Марзан” һәм “Кнавел” ансамбелләренең чыгышлары тыңланды. Чәй өстәле тирәли сөйләшү оештырылды.