15 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Алсу Багавиева Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиянең 1а сыйныф укучылары өчен “Китап дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны китапханә белән таныштырганнан соң, аларга кызыклы китап-журналлар, энциклопедияләр тәкъдим итте. Шулай ук укучылар әкият геройлары белән танышты, үзләренең беренче китапларын алды. Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.