17 мартта балалар китапханәсенең уку залында 9.00. сәгатьтә 4 номерлы урта мәктәпнең 3 сыйныф һәм 10.00 сәгатьтә 3 номерлы урта мәктәпнең 2 сыйныф укучылары өчен “Урмандә нәрсә үсә, урманда кемнәр яши?” дип исемләнгән уен- сәяхәт оештырылды. Китапханәче Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балаларга урман тормышы, аның матурлыгы, байлыгы һәм анда яшәүче барлык җан ияләренең кеше тормышында зур роль уйнавы турында сөйләде.
Сәяхәт барышында тукталышларда балалар гөмбә, агач, урманда яшәүче хайваннар темасына багышланган сорауларга җаваплар бирделәр, ребуслар чиштеләр, мультфильм карадылар. Әлеге чарада 54 кеше катнашты.