18 март көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова “Ялкын” яшүсмерләр һәм балалар комплексының гимнастика спорт секциясенә йөрүчеләр өчен “Люби и знай свой родной край” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Укучылар Казан тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе белән танышты, кроссвордлар чиште. Китапханәче укучыларны “Родина моя-Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.