21 март көнне район балалар китапханәсе китапханәчесе Закирова Фирдания Фердинант кызы кече яшьтәге мәктәп укучылары һәм “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен “Иң кадерле сүз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар презентация ярдәмендә сөйләшү әдәбе белән танышты. Викторина сорауларына дөрес җаваплар биргәннән соң, китапханәче С.Я.Маршакның “Ежели вы вежливы” дип исемләнгән шигырен укыды. Соңыннан укучыларга «Винни-пух в гостях у кролика” дип исемләнгән мультфильм карау оештырылды.