Ананың кайтуы

2016 елның 25 марты, җомга

Бүген Зур Кукмара мәдәният йортында танылган язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге кичәдә китапханәчеләр, районыбызның татар теле һәм әдәбият укытучылары,  музей һәм мәдәният  хезмәткәрләре катнашты. Бүгенге кичә нәсел җепләре Кукмара җирлеге белән бәйле булган Кыргызстан республикасының халык язучысы  Чыңгыз Айтматов һәм аның гаиләсенең тормышын тулы яктыртты. Район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Хәким кызы Галиева язучы Фәүзия Бәйрәмовага үзенең рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.  Кичәдә Ч. Айтматовның “Бер көн - бер гомер” әсәреннән өзек сәхнәләштерелде, презентация күрсәтелде, матур җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International