“Кукморагрохимсервис” оешмасының “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2016 елның март аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар, шулай ук техника ремонтының барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.