29 март көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Багавиева Алсу Рәсим кызы Мәчкәрә мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Дуслык белән көчле без” дип исемләнгән дәрес – презентация үткәрде. Ул укучыларга дуслык, аның әһәмияте турында сөйләде. Балалар А.Алишның, Р.Миңнуллинның , Р.Вәлиеваның китаплары белән танышты, викторина сорауларына дөрес җавап бирде.