Бала туу - зур могҗиза!

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

22 март көне Альбина һәм Нияз Гариповлар гаиләсенә зур сөенеч алып килде – беренче балалары, уллары Кәрим туды. Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә, Кәрим – “киң күңелле”, “хөрмәтле” дигәнне аңлата. Чынлап та, бу сихри көчкә ия ир-ат исемен йөртүчене кешелеклелек, ачык күңеллелек, юмартлык кебек сыйфатлар бизи. Кукмара муниципаль районы ЗАГС бүлеге эшчеләрне бәхетле ата-ананы һәм сабыйны бала тудыру йортыннан чыккан вакытта тантаналы рәвештә котлап, беренче официаль документ – туу турында таныклык тапшырдылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International