Якташыбыз Фоат Галимуллинга – 75 яшь

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

29 мартта районыбызда истәлекле вакыйга – якташыбыз филология фәннәре докторы, галим Фоат Галимуллинның 75 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чаралар үтте. Пычак урта мәктәбендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү, шигырь укучылар конкурсы оештырганнан соң, кунаклар район мәдәният йортында очрашуга килде. Тантанага юбилярны котларга Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән каләмдәшләре, якыннары, дуслары, аның иҗатын яраткан район халкы җыйналган иде. Район башлыгы Сергей Димитриев якташыбызны Кукмара муниципаль районының Почетлы гражданины исеме бирелүе белән тәбрикләде. Кичә нәфис сүз, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International