«Моңлы тамчы» – 2016

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

29 мартта Тукай районында «Моңлы тамчы» – «Звонкая капель» IV Республика балалар фольклор коллективлары фестивале үтте. Йөрәкләрне дәртләндереп җибәргән әлеге фестивальдә Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән җыелган 300 кеше катнашты.  

Фестиваль оештыручылары – Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Тукай районының Башкарма комитеты – балаларның һәм тамашачыларның күңелләрен күрер өчен, бәйрәм рухы күзләрдә очкын булып янсын өчен, бик күп көч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International