“Книжная карусель” дип исемләнгән уен-сәяхәт

2016 елның 1 апреле, җомга

31 март көнне үзәк балалар китапханәсендә  1 нче номерлы татар гимназиянең 1 а сыйныф укучылары өчен “Книжная карусель” дип исемләнгән уен-сәяхәт узды. Китапханәче Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балаларны «Китап табышмаклары», «Мәктәп», «Әдәбият», «Спорт», «Җыр», «Әкият», «Уйлап тап” станцияләре  буенча сәяхәт иттеләр. Һәр тукталышта балалар,төрле конкурсларда актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм мультфильмда яңгырый торган җырларны башкардылар. “Сәяхәт” ахырында  балалар китаплар алдылар, аларның “Мәдәният көндәлеге”нә китапханәгә йөрешләре турында  тамга куелды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International