“Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән уен-викторина

2016 елның 1 апреле, җомга

1 апрельдә планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Аш Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Язны сәламли кошлар” дип исемләнгән уен-викторина үтте. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар:  “Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә”, “Рәсемнән кошларны тану”.Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан “Кошлар- безнең дусларыбыз” дип исемләнгән презентация карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International