“Олимп” боз сараенда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган фигуралы шуу буенча Ачык Беренчелек үткәрелде

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 апрель көнне “Олимп” боз сараенда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган Ачык Беренчелек буенча фигуралы шуу үткәрелде. Анда Мамадыш, Кукмара, Арча, Яр Чаллы, Казан, Әлмәт, Баулы, Минзәлә, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән 150 катнашучы катнашты. Фигуристлар бик матур чыгыш ясадылар. Беренче үсмерләр разрядында үзебезнең  укучыбыз Хәсәнов Солтан беренче урынны яулады, медаль һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җинүе белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр яулавын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International