2 нче апрельдә Янил урта мәктәбендә РифкатьФәхретдинов призына традицион волейбол буенча ярышлар узды. Командалар арасында "Зилант-1" кызлар командасы җиңүче булды, икенче урында- Яныль урта мәктәбе кызлар командасы, өченчедә-"Зилант-2" . Яшүсмерләр командалары арасындаМанзарас урта мәктәбе командасы җиңде, икенчеурында- Янил урта мәктәбеннән егетләр командасы, өченче-Балтач командасы. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.