Пычак авылы китапханәсендә балалар китабы көненә багышланган “Балачак иленә сәяхәт” дип аталган әдәби кичә узды. Укучылар якташ язучыларыбыз Газинур Морат һәм Рәшит Бәшәр иҗаты белән танышты. Китапханәче балаларга“Китап турында син нәрсә беләсең?” дип исемләнгән викторина үткәрде. Әлеге чараның максаты: балаларда укуга кызыксыну уяту, китапның кирәкле булуын аңлату һәм укучыларны китап укырга тарту.