Район мәдәният йортында “Закон яшьләребез күзлегеннән” дип аталган Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестиваленең дүртенче зона туры үтә. Анда поселокның мәктәп-гимназия, күппрофильле лицей, 3, 4 нче урта мәктәбе, Зур Кукмара, Манзарас, Түбән Өскбаш, Чарлы урта мәктәпләре, Кәркәүч төп мәктәбе, Кукмара агар, Лубян урман-техник көллиятләре командалары катнашты. Фестиваль районыбызның талантлы, креатив, сәләтле яшьләргә бай икәнлеген тагын бер кат дәлилләде.