Кукмарада экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.  Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясады. Белгечләр  Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең эшчәнлекләрен  дөнья диннәре исемнәре артына яшеренеп алып барган төрле террорчылык төркемнәренә тартылуның никадәр куркыныч булуын сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International