“Тукай иленә сәяхәт” дип аталган әдәби кичә

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

12 апрельдә балалар китапханәсендә “Тукай иленә сәяхәт” дип аталган әдәби кичә булды. Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге кичәдә “Радуга” балалар бакчасы балалары катнашты. Китапханәче Закирова Ф.Ф. презентация ярдәмендә балаларга язучының балачагы, тормышы, шигырьләре турында сөйләде.

Шулай ук язучының шигырьләрен уку конкурсы оештырылды. Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International